Килдебәк авыл җирлегендә Сабан туе

2024 елның 14 июне, җомга

09  июнь көнне  Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе үткәрелде.  Бәйрәмгә килгән авыл халкының һәм кунакларның күңеле шат иде. Җирлек халкына һәм бәйрәмгә килгән кунакларга районнан килгән вәкил,  халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Нургаян кызы Гайнетдинова Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның котлауларын җиткерде. Бәйрәм башында  традиция буенча, кыр батырларын, авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләп һәм бүләкләп үттеләр.

Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Халык өчен концерт номерлары белән Тәслимә Низами, Ильсия Закарова, Рамзил Гатиятуллин чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исеменә, кискен көрәштән соң, Зәкиев Ильнар Рөстәм улы, ә икенче батыр исеменә Гыйләҗиев Айдар Зәкәрия улы  лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International