13 июнь көнне, “Балачак “ балалар бакчасында МЧС хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үткәрелде.
Сигнал буенча балаларның балалар бакчасы территориясенә чыгуы оператив оештырылды. Эвакуация тыныч кына узды, персонал барлык гамәлләрне дә дөрес башкарды. Балалар бакчасы биләмәсенә килгәч, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре оператив рәвештә эшкә керештеләр. Өйрәнү вакытында түбәдән янгын чыккан очракта аны сүндерү буенча эш алып барылды.Балалар янгын сүндерүчеләрнең эшләрен күзәттеләр. Янгын сүндерүчеләр балаларны янгын сүндерү машинасы белән, үзләренең хезмәтләре белән якыннан таныштырдылар.Балалар аларга сораулар бирделәр, бик кызыксынып тыңладылар.