Ел да МБМБУ Саба 1нче «Шатлык» балалар бакчасында «Сабантуй» милли бәйрәме үткәрелә. Йола буенча бәйрәм милли җырлар һәм биюләр, бирнә җыю белән башлана. Бәйрәмдә барлык төркем балалары да теләп катнашты. Татар халкының милли: «Капчык киеп йөгерү», «Кашыкка йомырка салып йөгерү», «Аркан тарту», «Чүлмәк вату», «Чиләк көянтә белән су ташу», «Көрәш» уеннарында балалар үзләренең өлгерлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Иң авыры – күзләрне бәйләп чүлмәк вату булды, әмма бу уенда да балалар сынатмадылар, авырлыкларны җиңеп чыктылар. Сабантуй бәйрәмендә катнашучы һәркемнең бу матур милли бәйрәм турында озак вакыт онытылмаслык тәэсирләре калачак.