ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

 12 июнь көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә «Бөек Россия»дип исемләнгән викторина үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, 18 июньдә, Лесхоз авыл китапханәсе белән берлектә, халыкара әтиләр көненә багышланган «Әти өчен мәхәббәт белән» рәсемнәр конкурсы уздырылды. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Ирләр командалары арасында футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

 Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, 15 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Хыял» мәктәп яны лагере балалары өчен «Юл куркынычсызлыгы әлифбасы» дигән әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

 14 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Каникулда яңа китаплар" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балалар китапханә фондына кергән яңа китаплар һәм күргәзмә белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "12 июнь - Россия көне" дип исемләнгән мәгълүмати - патриотик сәгать үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

БОТУЛИЗМ кискен инфекцион авыру, ул ботулин микроблары токсины булган ризыкларны ашаганда яки , сирәгрәк , авыруны китереп чыгаручы ярага эләккәндә (яра формасы) барлыкка килә.

Ботулизмны китереп чыгаручыларның табигый резервуары булып кыргый һәм йорт хайваннары тора, аларның эчәкләрендә микроорганизм актив үрчи. Хайваннар зәвыгы белән ботулизм тудыручы әйләнә-тирә мохиткә керә. Кислород булу авыруны китереп чыгаручыга тискәре йогынты ясый, шуңа күрә ул саклагыч тышча белән каплана һәм споралар барлыкка китерә. Спора рәвешендә микроорганизм туфракта, сулыкларның төбендә, яшелчәләрдә, җиләкләрдә, гөмбәләрдә, җиләк-җимешләрдә озак саклана ала.

Җәйге эсселек-хроник (шикәр диабеты, гастрит, бронхит һ.б.) һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының (ИБС, гипертоник кризис, инсульт, инфаркт) кискенләшүенә китерә торган җылылык һәм кояш сугуларының сәбәбе.

Тэги: хастаханә

 

Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе биләмәсендә спорт мәйданчыгына нигез салынып төзелә башланды

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бүген Төбәк авылында яшәүче Васильева Мария Николаевнага 95 яшь тулды! Ул тумышы белән Мамадыш районыннан. Мамадыш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң ул Мамадыш районы Теплое Поле авылында укыта башлый, аннан Владимир мәктәбенә күчерәләр.Аннан соң Балык Бистәсе районында укыта. Ә 1961 елда аның тормыш иптәше Иван Григорьевичны Төбәк авылына ветврач итеп җибәрәләр. Иван абый белән бергә Мария апа да килеп, Төбәк мәктәбендә башлангыч классларны укыта башлый. Аның 40 ел педагогик стажы бар. Без аны шушы күркәм юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз! Аңа хәерле озын гомер, саулык телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International