10-16 июнь көннәрендә Липецк шәһәрендә стендка ату буенча 21 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында Россия шәхси беренчелеге узды.
20 июнь көнне Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында “Без наркотикларга каршы” дигән лекция-әңгәмә уздырылды. Лекция-әңгәмәне интернатның медицина хезмәткәрләре үткәрде.
26 июнь - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән халыкара көрәш көне. Лекция барышында шәфкать туташлары Хәсбиева Гөлназ һәм Хасанова Раида әлеге проблеманың барлык нечкәлекләре турында сөйләделәр, шулай ук профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2024 елның 19 июнендә «2024 елның 5 аенда терлекчелек тармакларының үсешен анализлау»темасына киңәшмә узды.
Азык әзерләү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 19 июне 21.00 сәгатьтән 20 июнь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
20 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, кыска вакытлы 15-17 м/с җилнең яшенле яңгыр вакытында 20 м/с кадәр көчәюе көтелә, локаль рәвештә боз ява.
Казанда 20 июнь төнендә 15-17 м/с җил көтелә.
Ботулизм-Clostridium botulinum токсиннары булган азык-төлек продуктларын куллану нәтиҗәсендә инфекцион табигатьнең кискен азык агулануы.
Олы Кибәче балалар бакчасында ремонт эшләре башланды. Ремонтны ПМК-159 оешмасы эшчеләре башкара.
Сатыш авыл китапханәсе "Мин сине яратам Россия" асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырды.
Республикабыз юлларында автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, юл хәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл- транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да читләтеп үтми. Балаларыбызны юлда бәла – казалардан саклау өчен өлкәннәрдән - балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Ә бу әһәмиятле эшне исә кече яшьтән үк башлау таләп ителә.Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Аларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне әти-әниләр белән бергә оештыру максатыннан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсенме?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.