Стендка ату буенча Россия шәхси беренчелегендә Ануфриев Арсений өченче урынны алды.

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

10-16 июнь көннәрендә  Липецк шәһәрендә стендка ату буенча 21 яшькә кадәр  яшүсмерләр арасында  Россия шәхси беренчелеге узды.  Россия беренчелеге нәтиҗәләре буенча ярышлар “Трап 125 мишень”, “Скит 125 мишень”, катнаш-пар күнегүләрендә  узды.

Шәхси беренчелектә  «Сабантуй»  спорт мәктәбе спортчысы  Ануфриев Арсений өченче урынны яулады.

Спортчыны җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International