9 нчы июль көнне Шәмәрдән зонасында Саба муниципаль районы чемпионатының хатын - кызлар арасында пляж волейболы буенча уеннар тәмамланды.
2024 елның 1-7 июлендә "Сәләт" XIII халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасында Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә "Иҗат Биләр Форум"ы узды, ул 2018 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.
"Яшьләр спортны сайлый" дигән исем астында 5 июньдә Язлы Арташ АК ында яшьләр өчен спорт-уен программасы узды. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Алар физкультура, спорт, дөрес туклануның файдасы турында әңгәмә тыңладылар. Чара күңелле һәм шаян килеп чыкты, ләкин иң мөһиме-ул бик күп шатлык һәм уңай кәеф китерде.
Элек сатып алынган сыйфатсыз медицина препаратлары өчен компенсация сылтавы белән кылынган алдаулар (БАДлар биологик актив өстәмәләр).
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Свияжскида узган спорт фестиваленда безнең район командасы да уңышлы катнашты. Йөзү командасы составында безнең хезмәттәшебез - Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да бар иде.
2024 елның июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районында урнашкан «Балкыш «тернәкләндерү үзәгендә олы яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.
2024 елның 05 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Шәмәрдән лицее» МББУ укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча дәрес үткәрелде.
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Саба район китапханәсе "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында “Ямьле Саба» яр буенда районыбызның актив гаиләләре өчен квест-уен үткәрде. Квест Ә. Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәдән башлана, кунаклар биремнәрне үтәп, яр буена төштеләр, чишмәләр тарихы белән таныштылар. Зур серле күперне кунаклар әкият викторинасы сорауларына җавап табып, тиз генә үтеп киттеләр. Яр буена килеп җиткәч, алар маршрутны дәвам итеп, айдан төшкән Зөһрә һәм Су кызы белән татар халык уеннары уйнадылар. Аннары катнашучылар Убырлы карчык белән очраштылар, Саба яр буенда үсүче дару үләннәре турындагы сорауларга җаваплар тиз арада табылды. Ахыргы ноктага таба барганда, пират шулай ук балаларны үз биремнәре белән тикшерә. Соңгы ноктада Тылсымчы кыз кунакларны каршы ала һәм "Табышлар бюросы"уенын уйный. Кунаклар актив җавап бирделәр һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чара флешмоб һәм дискотека белән тәмамлана.