9 нчы июль көнне Шәмәрдән зонасында Саба муниципаль районы чемпионатының хатын - кызлар арасында пляж волейболы буенча уеннар тәмамланды.

2024 елның 9 июле, сишәмбе

9 нчы июль көнне Шәмәрдән зонасында  Саба муниципаль районы чемпионатының хатын - кызлар арасында пляж волейболы буенча уеннар тәмамланды.  Җиңүчеләрне бүләкләүдә Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Валиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Мәгфүр кызы Гомәрова катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча түбәндәге командалар призлы урыннарга чыкты: 1 нче урында "Юность", 2 нче урында "Молодежка", 3 нче урында ШЛПУМГ кызлары. Әлеге командаларга район этабында үтәчәк уеннарда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International