«Балкыш»та хезмәт алучылар белән очрашу

2024 елның 9 июле, сишәмбе

2024 елның июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районында урнашкан «Балкыш «тернәкләндерү үзәгендә олы яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.

Чара барышында, Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыкны арттыру максатыннан, күзаллау һәм мәгълүмати әсбаплар, белешмәләр, буклетлар тәкъдим ителде, «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, РФ Хөкүмәте карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм сатучының җиткерү срогы бозылган очракта җаваплылыгы мәсьәләләре аерым күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International