Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2024 елның 9 июле, сишәмбе

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Саба район китапханәсе "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында “Ямьле Саба» яр буенда районыбызның актив  гаиләләре өчен квест-уен үткәрде. Квест Ә. Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәдән башлана, кунаклар биремнәрне үтәп, яр буена төштеләр, чишмәләр тарихы белән таныштылар. Зур серле күперне кунаклар әкият викторинасы сорауларына җавап табып, тиз генә үтеп киттеләр. Яр буена килеп җиткәч, алар маршрутны дәвам итеп, айдан төшкән Зөһрә һәм Су кызы белән татар халык уеннары уйнадылар. Аннары катнашучылар Убырлы карчык белән очраштылар, Саба яр буенда үсүче дару үләннәре турындагы сорауларга җаваплар тиз арада  табылды. Ахыргы ноктага таба барганда, пират шулай ук балаларны үз биремнәре белән тикшерә. Соңгы ноктада Тылсымчы кыз кунакларны каршы ала һәм "Табышлар бюросы"уенын уйный. Кунаклар актив җавап бирделәр һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чара флешмоб һәм дискотека белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International