Кампаниянең төп акценты-балалар туганда милли проектка ярдәм чаралары һәм йөкле хатын-кызларга һәм балалы хатын-кызларга федераль кайнар ярдәм линиясе турында мәгълүмат бирү.
14 июльдә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре клуб формированиеләре активистлары өчен "Балыкчы көне"үткәрделәр. Балыкчылар көне-балыкчылар бәйрәме, аны җәйге чорның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе дип атарга мөмкин. Безнең кызлар матур итеп җырлый һәм бии беләләр икән, балык та бик шәп тота беләләр икән. Беренче балык тоту озак көттермәде. Алга таба чараны саф һавада актив уеннар белән дәвам иттеләр. Ә барысы да зур булмаган пикник белән тәмамланды.
Бүген Теләче районының "Туган авыл" күңел ачу үзәгендә "Бөтендөнья татар конгрессы " төбәкара иҗтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырылучы "Аулак өй- көрәш" төбәкара проектының зона ярышлары булып үтте. Әлеге бәйгедә Олы Кибәче авылы китапханәсеннән Сафиннар гаиләсе һәм аларның туганнары катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча, "Иң иҗади гаилә" номинациясендә җиңү яулап, финалга үтте. Катнашучыларга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
Районыбызның Иске Икшермә авылында урнашкан «Кояшкай” лагерендә бу көннәрдә “Оста-Саба” сменасы гөрли.
Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Ульяновск өлкәсенең Павловка бистәсендә уткәрелгән унынчы "Идел буе тирәлеге" Бөтенроссия милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Биредә вокал, хореография коллективлары, декоратив - гамәли иҗат осталары, төрле юнәлештәге һөнәрчеләр җыелган иде. Икенче көнне Саба районының иҗат коллективы Морат авылы тамашачылары алдында чыгыш ясады. Һәр чыгышны алкышлар белән каршы алдылар, рәхмәт һәм ихтирам сүзләре җиткерделәр.
19 июль көнне Югары Симет мәдәният йорты бакчасында саф һавада кино карау үткәрелде. Авыл халкы, балалар бик теләп кино карадылар, аралыштылар, ял иттеләр.
Мичән төп мәктәбе биләмәсендә спорт мәйданчыгында эш дәвам итә
Махсус хәрби операциядә катнашкан Дәүләт Советы депутаты, «Эспаньола» ирекле батальоны командирының техник өлеш буенча урынбасары Марат Галиев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында көзге урып җыю эшләренә комбайннарны әзерләү