Бөтенроссия милли мәдәниятләр фестивалендә катнашу

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Ульяновск өлкәсенең Павловка бистәсендә уткәрелгән унынчы "Идел буе тирәлеге" Бөтенроссия милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты һәм  Диплом белән бүләкләнде. Биредә вокал, хореография коллективлары, декоратив - гамәли иҗат осталары, төрле юнәлештәге һөнәрчеләр җыелган иде. Бәйрәм фольклор коллективларының Үзәк урам буйлап стадионга кадәр баруыннан башланды. Фестиваль мәйданчыгында «Һөнәрләр ярминкәсе» оештырылды -  хуҗалыклар Павлов районы крестьяннарының кухнясын, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Икенче көнне,  фестивальдә катнашучы коллективларның чыгышлары Павлов районы авылларында узды. Саба районының иҗат коллективы Морат авылы тамашачылары алдында чыгыш ясады. Һәр чыгышны алкышлар белән каршы алдылар, рәхмәт һәм ихтирам сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International