Районыбызның Иске Икшермә авылында урнашкан «Кояшкай” лагерендә бу көннәрдә “Оста-Саба” сменасы гөрли. Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 75 укучы 3нче сменада техник иҗат юнәлеше белән шөгыльләнәләр, төрле мастер-классларда катнашалар, яңа һөнәрләргә өйрәнәләр, экскусрияләргә йөриләр, төрле чараларда катнашалар, гомумән, җәйге каникулны файдалы һәм күңелле итеп уздыралар. 22нче июль көнне сменаның тантаналы төстә ачылышы үткәрелде. “Оста-Саба” – киләчәк бездән башлана” шигаре астында балалар матур җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Район мәгариф идарәсе методисты Нәркиз Хаҗинур кызы Мифтахова балаларга әлеге сменадан яңа уку елына яңа көч-дәрт, канатлы теләк-омтылышлар белән кайтуларын теләде, биредә тудырылган барлык уңайлыкларның нәкъ менә алар рәхәтләнеп ял итсен өчен тудырылуын искәртте.