ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2026 ел
сишәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсе уздырылды. Ул - татар халкының күренекле улы, иҗаты һәм хезмәтләре белән күпләрнең күңелен яулаган шәхес. 1950 елның 1нче мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган жәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап чыгарды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм жәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 2014нче елда Шәмәрдән авылы, 2015нче елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев(вафатыннан соң) исеме бирелде. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Шулай ук Тәлгат Самат улының хезмәттәшләре: язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина, шулай ук журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бүгенгесе көндә дә редакциядә хезмәт куючы Фәнил Мәүлетов та уй-фикерләре белән уртаклаштылар, бергә эшләгән вакытларны, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук катнашучылар да аның язган хикәяләрен, мәзәкләрен укыдылар, фикер алыштылар. Язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2026 елның 28 февралендә Тимершык авылында  Тимершык авыл җирлеге командалары  арасында Гәрәев Илнур Габделбәр улы, Яхин Ильнур Галимулла улы, Нуруллин Илнар Илдар улы, Даминов Зөлфәт Габделхай улы истәлекләренә волейбол уены ярышлары узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

1 март  көнне Тимершык авылында яшәүче Гарипов Хәниф Гариф улы  91 яшьлек туган көнен билгеләп узды.. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Лесхоз урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.

Тэги: Мәгариф идарәсе

“Яшьлек” яшьләр үзәге тренеры һәм аның кул астында шөгыльләнүче чаңгычыларның чираттагы җиңүе!

Тэги: ОДМС;МЦ Яшьлек

2 марттан 8 мартка кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы атналыгы ана булуга аңлы рәвештә якын килүнең мөһимлеген ассызыклый. Уңышлы әзерләнү өчен тәкъдим ителә:

Бүген Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре Мишәбаш авылы мәдәният йорты белән берлектә татар язучысы Нурислам Хәсәновның тууына 85 ел тулуга багышланган “Күңел сафлыгын сакларга чакыручы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Кунаклар китап күргәзмәсендә язучының  китаплары белән таныша алдылар. Өлкәннәр Хәсәнов әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Түгәрәк өстәл артында катнашучылар хәзерге дөньяда «күңел сафлыгы» нәрсә ул һәм ни өчен намуслы кеше булып калу мөһим икәне турында фикер алыштылар. Чарада яшьләрне күрү аеруча күңелле булды-димәк, язучыларыбыз һәм туган әдәбиятыбыз турында истәлекләр яши.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Бүген безгә кунакка Гыймранова Гөлфия Илгиз кызы шкатулкалар һәм органайзерлар ясау һәм бизәү буенча мастер-класс белән килде. Мастер-класс кызыклы һәм файдалы булды: без бизәү техникасын, төрле материаллар белән эшләүне һәм матур әйберләр ясауның гади алымнарын белдек. Бу иҗади күнекмәләрне үстерергә ярдәм итте һәм үз кулларың белән уникаль әйберләр эшләргә өйрәтте.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

2026 елның 1 мартында Казанның Ак барс көрәш сараенда 17 һәм 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

2026 елның 1 мартында «Саба – Арена» спорт» белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә "ТР шәхси кубогы - 2026 "ның 1нче турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Кукмара , Балтач һәм Теләче районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды: 2011 елда туган һәм өлкәнрәкләр-В төркеме, ирләр: 1 урын - Галимуллин Рәсүл ( Байлар Сабасы) 2 урын- Мәүлетов Булат (Саба) 3 урын - Гайнетдинов Рәсүл ( Теләче), Сабиров Рүзәл (Балтач) 2011 елда туган һәм өлкәнрәк , кызлар: 1 урын - Җаббарова Фәридә ( Теләче) 2 урын-Саруханян Милена (Теләче) 3 урын-Васильева Ксения (Кукмара), Кельмакова Азалия (Кукмара) 2012 елда туган һәм кечерәк, малайлар: 1 урын-Идрисов Нияз (Саба) 2 урын-Сабиров Илназ ( Саба) 3 урын-Сафин Әгләм (Саба), Йомагулов Зөлфәт (Саба) 2012 елда туган һәм кечерәк, кызлар: 1 урын- Әхмәтшина Камила (Саба) 2 урын - Хәбибуллина Нәргизә(Саба) 3 урын - Гыйләҗева Тәнзилә (Теләче), Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче) Чемпионнарны,тренерларны ,призерларны котлыйбыз һәм 2026 елның 14-15 мартында Базарлы Матак авылында узачак республика турында уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International