ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2026 ел
чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 03 март көнне Сабабаш авыл клубында «Әнием өчен открытка» дигән мастер-класс узды. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

3 мартта ир-атлар арасында мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.

Тэги: ОДМС

Мамалай балалар бакчасында "Гаилә бәйрәме" дип исемләнгән чара үтте. Бәйрәмгә әтиләрне, әниләрне чакырып төрле уеннар уйнадылар, балалр шигырьләр сөйләде, әкият куйдылар. Соңыннан балаларга бүләкләр таратылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

 Казанчы  Бигәнәй  авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Кыргый табигать  көне-үзенчәлекле дата”-дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

   "Тимершык – Шыңар" командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында (40+)  2 урынны яулады.

   Команданы җиңүләре белән котлыйбыз. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез!

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Татарстан Республикасыннан берьюлы 2 проект премиянең топ-110 финалисты исемлегенә керде:

  • Илсур Рәис улы Метшин, Казан Мэры, «Россия халыклары бердәмлеге — Ил көче» номинациясендә «Казан. Күптөрлелектә бердәмлек"»
  • Валерий Валерьевич Тигр, Тукай районы муниципаль депутаты, " гаилә иминлеге — дәүләт өстенлеге «номинациясендә» алгы сызыктагы СВО сугышчыларына һәм СВО сугышчылары гаиләләренә актив ярдәм «проекты белән.

Районда халыкны кисәтү системасының эше сыналачак.


3
март, 2026 ел
сишәмбе

28 февральдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «күрше» республика фестиваленең кышкы сезоны «Хәзинә» проекты кысаларында Саба районы мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган "Саба-ЧанаФест" фестивале булды. Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Яңа Мичән авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәмдә катнаштылар. "Ызандашлар!" командасы "Дуслык"," Таҗи"," Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьеге чанасы","Бердәмлек" чаналарын тәкъдим итте. Чаналар парадыннан соң "Ызандашлар!" командасы агитбригадалар конкурсында чыгыш ясады. Бүгенге бәйрәм оешкан төстә үтте. Халкыбызның чаналар тарихы эзсез югалмас!

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Агачка бизәк төшерү - ерак үткәннәрдән  килә торган сәнгать төре . Безнең эра башланганчы ук,  кешеләр агачтан инструментлар һәм башка йорт кирәк-яракларын ясарга өйрәнеп, аларга матур һәм оригиналь кыяфәт бирергә мөмкин дип уйлаганнар. Агач эшләнмәләренә бизәк төшерү мастер классында  балалар мөстәкыйль рәвештә агач тактага бизәк төшереп, акриль буяулар кулланып , буяу эше белән шөгыльләнделәр; пумала белән дөрес эшләргә, төрле  төсләрне яраклаштырырга өйрәнделәр. Балалар чарадан канәгать калдылар,аларның иҗат җимешләре әниләренә 8 март бүләге булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International