Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда "Тылсымлы кыңгырау" туристлык маршрутында катнашучылар кунак булды. Аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә кызыксындырды. Соңыннан алар экскурсияне бик ошатуларын әйтеп, рәхмәтләрен белдереп туристик маршрутның икенче ноктасына юнәлделәр.
20 сентябрьдә Тимершык авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2024» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Елыш авылы тарихы белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, сатып алучыларның (кулланучыларның) иң зәгыйфь категориясе буларак, иң беренче чиратта өлкән яшьтәге гражданнарны алдау практикасының таралуын кисәтү максатыннан, өлкән яшьтәге кешеләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» КАОДА әлеге үзәктә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, бу «24 сәгать эчендә Ипотека»проекты буенча килешүләр.
Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Росреестрына кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү процедурасына электрон рәвештә 13 меңнән артык гариза кергән. Процент нисбәтендә үсеш 42 % тәшкил итте. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында онлайн гаризалар 9,3 мең тирәсе булган.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар бер үк вакытта күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куя һәм аңа хокукларын терки ала. Шул ук вакытта көнкүреш күчемсез милекне электрон рәвештә рәсмиләштерү вакыты нибары 3 эш көне тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр даими яктыртыла һәм гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Шекше авылында узды. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә төп юнәлеш булып муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар тарафыннан үзләренең законлы хокукларын гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук аларның үтәлешен тәэмин итү тора. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора.
Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән сәүдә кагыйдәләре дә аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды.
20 сентябрьдә Сатыш авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2024» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.
Сабада традицион Кабак бәйрәме узды. Финанс - бюджет палатасы әзерләгән күргәзмәнең эчтәлеге елдагыча оешманың эшчәнлеген чагылдыруга багышланган иде. Шулай ук кайбер экспонатлар, күренешләр бәйрәм кунаклары игътибарына Гаилә елы уңаеннан да тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, районның оешма/учреждениеләре арасында "Иң матур композиция" номинациясендә Финанс-бюджет палатасы 2 урынга лаек булды.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 4 йорт төзелеше алып барыла.