Саба районының Шекше авылында гражданнарны кабул итү

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр даими яктыртыла һәм гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Шекше авылында узды. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә төп юнәлеш булып муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар тарафыннан үзләренең законлы хокукларын гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук аларның үтәлешен тәэмин итү тора. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора.

Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән сәүдә кагыйдәләре дә аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International