21 нче сентябрь көнне Бигеней мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча “Терроризмга юк дип әйтик” дигән тематик сәгать үткәрелде.
Саба муниципаль районы Көек авылы Татарстан урамында ЩПС Республика программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.
22 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ябалак янында кунакта"дип исемләнгән чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар
21 сентябрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ябалак янында кунакта"дип исемләнгән чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Алар Кукмара шәһәренең 4 сыйныф укучыларын кабул иттеләр.
20 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча чираттагы экскурсияне оештырдылар.
Кичә, 22.09.24, Саба-Аренада җәйге ялдан соң бадминтон буенча традицион "Саба Якшәмбе турниры" башланды.Анда Саба районының 35 яшь бадминтончысы катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар булдылар: "А" төркеме 1нче урын - Зәйниев Айназ, 2урын - Идрисов Нияз / Рәхимов Адель, 3нче урын - Сафина Элина / Әхмәтшина Самина. "В" төркеме 1 урын - Шагеев Айзат, 2нче урын - Кәримов Язнур, 3нче урында - Закиров Самир. "С" төркеме 1нче урын - Хуҗин Илдан 2нче урын - Кәримов Язнур, 3нче урында - Гыйлманов Кәрим. "Д" төркеме 1 урын - Әхмәтшин Тамерлан, 2урын - Заһидуллина Сәид, 3нче урында - Әхмәтова Алинә һәм Сафина Раилә. Барлык призёрлар да грамоталар алды.
Турнирда катнашучыларның барысы да безнең турнир попечителе "ПМК" ҖЧҖ директоры Маковеев Константин тарафыннан баллы бүләкләр алды. 


21 сентябрь көнне Югары Симет авыл җирлегендә Бөтенроссия йөгеру көне “Милләтләр кроссы-2024" үткәрелде. Югары Симет урта мәктәбе укучылары ярышның иң актив катнашучылары булды. Чарада җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
"Аргамак" картодромында Бөтенроссия йөгереш көне кысаларында "Милләтләр кроссы - 2024" спорт чарасы узды. Әлеге ярышларда Финанс - бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкчелегендә коллективның спорт сөюче егетләре - кызлары да актив катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә салкыннар турында шторм кисәтүе
2024 елның 23-26 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һавада һәм туфракта туңулар көтелә:
- 23 сентябрьдә урыны белән 0..-2°;
- 24-25 сентябрьдә күпчелек территориядә 0.. -5°;
- 26 сентябрьдә көньяк һәм көнчыгыш районнарда 0..-3°.