“Терроризмга юк дип әйтик” дигән тематик сәгать

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

21 нче сентябрь көнне Бигеней мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча “Терроризмга юк дип әйтик” дигән тематик сәгать үткәрелде. Яшьләр терроризм һәм террорчылыкка каршы тору чаралары турында искә төшерде. Сөйләшү барышында алар террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, террорчыларда тоткынлыкта булган очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген белделәр. Катнашучылар белән ничек итеп террорчылар белән конфликтка кермәскә, тәрәзә һәм ишекләрдән ераграк торырга, махсус хезмәткәрләр таләпләрен үтәргә дигән әңгәмә үткәрелде. Ахырда катнашучылар терроризм турында үз фикерләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International