"Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен  "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча чираттагы экскурсияне оештырдылар.

 Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары Лесхоз мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, гыйбрәтле фильм карау күңелгә хуш килде. Балалар күргәннәреннән бик канәгать калдылар,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International