ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2024 ел
шимбә

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. 20 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеге» дигән әдәби-уен сәгате үткәрде. Китапханәчеләр гаилә традицияләре турында сөйләштеләр, татар гаиләсенең көнкүреш үзенчәлекләре, балалар тәрбияләү традицияләре турында искә төшерделәр, кунакчыллык традицияләре турында сөйләделәр. Китапханә кунаклары өчен тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Китапханәдә яңа китаплар һәрвакыт кечкенә бәйрәм! Китап-бөек хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Ул яңа офыклар ача, игелек һәм шәфкатьлелек өйрәтә. Без яңа китапларга аерым игътибар бирәбез, алар чишелмәгән сер кебек, аны якыннары һәм хәтта бөтен дөнья белән уртаклашырга телибез. 21 сентябрьдә  Ике басу Арташ авыл китапханәсенең "Яңа китап-яна дус" исемле китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм бу китаплар буенча күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба район китапханәсе "Кабак бәйрәме - 2024" район иҗат фестивалендә катнашты. Бәйрәм Байлар Сабасының үзәк мәйданында узды, анда кабак һәм башка яшелчәләрдән композицияләр күргәзмәсе булды. Китапханә хезмәткәрләре район халкы өчен фотозона оештырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

21 нче сентябрь көнне Мичән авыл җирлегендә  «Татарстан кроссы-2024» чарасы үткәрелде. Бу республикабызның массакүләм спорт чарасы, аның максаты-яшь буынны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, шулай ук йөгерүне активлаштыру булып тора.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бүген Шәмәрдәннең 250 дән артык кешесе  "Милләтләр кроссы - 2024", "Татарстан кроссы - 2024"  бөтенроссия йөгерешләрендә катнашты. 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2024» иҗат фестивалендә катнаштылар.

Фестивальгә кабактан матур композицияләр һәм төрле тәмле әйберләр әзерләнде. Ашамлыкларның иң мөһиме «Кабактан Бәлеш» иде.

Шулай ук фотозона оештырылды, анда кунаклар истәлеккә фотосурәтләр ясый алдылар. Безнең оешма иң матур фотозона өчен өченче дәрәҗә дипломы алды.

Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Аргамак" картодромында «Милләтләр кроссы – 2024» спорт чарасы узды. Ярышларда директор Н.И. Дәүләтшин җитәкчелегендә Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре актив катнашты.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

Югары Симет авыл җирлегендә 20 сентябрь көнне агач утырту акциясе булып узды. Чарада Югары Симет урта мәктәбе укучылары катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International