ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегендә Милләтләр кроссы-2024

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Елыш авылына сәяхәткә бардылар. Укучыларны авыл тарихы белән тирәннән кызыксынучы Гөлсинә Хәмидуллина каршы алды һәм авылның үткәне, бүгенгесе белән ныклап таныштырды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Закиров Роберт Камил улы Олы Кибәче урта мәктәбенең "Туган якны өйрәнү" музеена тальян гармун бүләк итте. Ул авылдан чыккан барлык тальянчылар исемлеген барлаган. Аны тальянның киләчәктәге язмышы борчый, шунлыктан ул замана балалары да бу уен коралында уйный белсеннәр дигән теләк белән шушы бүләкне ясаган.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Түбән Шытсуда Татарстан кроссы - 2024 узды. Өлкәннәр һәм балалар актив катнаштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

21 сентябрьдә Арташ авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы -  2024» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгында йомычка тарату эше башкарылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2024" уздырылды. Ярышта Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары һәм җирлектәге бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Дәүләт алкоголь инспекциясе Шекше авыл җирлегендә гражданнар кабул итте

Тэги: Шекше авыл җирлеге

2024 елның 13 сентябреннән 16 сентябренә кадәр Казан шәһәрендә малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча  “Ф.Г.Вәлиев истәлеге кубогы” Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Саба районы шәкертләре түбәндәге разрядларда призерлар булдылар:
Хатын-кызлар парлы категориясендә:
2 урын - Хәбибуллина Наргиза - Чиркина Виктория ( РС)
Ирләр парлы категориясендә:
2 урын - Борһанов Данияр - Пулатов Аяз ( РС)
Катнашучыларны, тренерларны лаеклы нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт уңышлары телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

21 сентябрьдә Юлбат авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы -  2024» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International