Олы яшьтәге кешеләр белән очрашу

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, сатып алучыларның (кулланучыларның) иң зәгыйфь категориясе буларак, иң беренче чиратта өлкән яшьтәге гражданнарны алдау практикасының таралуын кисәтү максатыннан, өлкән яшьтәге кешеләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» КАОДА әлеге үзәктә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.

Очрашуда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге федераль законнарның төп нигезләмәләре, зыян күрүчеләргә зыянны каплау кагыйдәләре, гражданның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозган очракта эш итү алгоритмы аңлатылды, шулай ук бәхәсле ситуацияләрдә ничек эш итәргә һәм үзеңне мошенниклардан саклау турында мәгълүмат җиткерелде. Сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынган товарларны сатып алу, көнкүреш хезмәтләре, финанс хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International