Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Елыш авылы тарихы белән таныштылар

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Елыш авылы тарихы белән таныштылар. Алар Елыш авылында сәяхәттә булдылар. Авыл тарихы белән шушы авылда туып-үскән, “Сөембикә”, “Идел”, “Түгәрәк уен” журналларында эшләгән ,китаплар авторы,тарихны архивлардан өйрәнгән журналист Гөлсинә Хәмидуллина таныштырды. Зур волость үзәге булган, чукындыру сәясәтеннән баш тарта алган Елыш тарихы укучыларда кызыксыну уятты. Анда табылган тарихи истәлекләр(“Яшел тышлы кызлар дәфтәре”, чиркәү, мәчет урыннары, Г.Хәмидуллиналарның элекке ике катлы өйләренең беренче каты, таштан эшләнгән койма-келәтләр), Гөлсинә апаларының мавыктыргыч экскурсиясе, Сабиров Раеф абыйларының ишек алларындагы музей укучылар күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International