Холокост корбаннарын искә алу көне 27нче гыйнварда билгеләп үтелә. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган лекция-әңгәмә Сатыш авылы мәдрәсә музеенда булып узды. Бу чара Холокост турындагы мәгълүматны хәтердә сакларга, аның тарихта коточкыч фаҗига булуына һәм мондый вакыйгаларның киләчәк тормышыбызда кабатлануын булдырмый калуга юнәлтелгән иде.
Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ДНД сафларына Айнур Әхмәтшин һәм Гөлдания Шагиева кертелгән. Дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкка ия булган кызларыбызга кичен җәмәгать тәртибен саклау буенча аерым җаваплылык йөкләнгән.
Саба районы делегациясенең ТР Транспорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышына рәсми визиты
2026 елның 28 гыйнварында "Саба-Арена" спорт мәктәбендә тренер - укытучылар үзләренең спорт төркемнәре укучылары белән "Терроризм – җәмгыятькә куркыныч" темасына әңгәмәләр үткәрделәр.Әңгәмәнең максаты террорчылык идеологиясен таратуны кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча спортчыларга теләсә нинди ситуациядә уяу һәм сак булырга кирәклеге җиткерелде.
«Төгәл фәннәр» айлыгы кысаларында табигать фәннәре атналыгы үтте. Химия, биология, география укытучысы Әхмәдиева Алсу Равил кызы география фәненән 7 нче сыйныфлар белән «Көньяк Американың географик урыны. Ачылу тарихы» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Профориентация планы буенча Иске Мичән фельдшер – акушерлык пункты мөдире Заһидуллина Миләүшә Ислам кызы белән очрашу үтте. Ул «Балалар җәрәхәтләнүе булганда беренче ярдәм» темасына чыгыш ясады.
Мошенниклык темасы хэзерге доньяда аеруча актуаль. Бүген без балалар белән бергә мошенникларның ничек эшләве һәм аларның гамәлләреннән үзебезне ничек яклап булуы турында файдалы мәгълүмат алдык.
Түбән Шытсу авылында "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хасаншин Г.Ш.катнашты. Отчет җыелышында хуҗалык белгечләренең чыгышлары тыңланды. 2025 елга җентекле анализ ясалды һәм 2026 елга планнар максатлар билгеләнде.
Финанс-бюджет палатасының көндәлек эшчәнлеге отчетлар, күрсәтмәләр, законнар, хатлар белән бәйләнештә бара. Бүгенге көндә эш оешманың барлык бүлекләрендә дә кайный. Ә боларның барысын да көн саен мониторингларга һәм оператив рәвештә башкарырга кирәк, әлбәттә. Контракт бүлегендә хәзерге вакытта узган ел ахырында урнаштырылган электрон аукцион нәтиҗәләре буенча контрактлар имзалана һәм теркәлә. Шулай ук бүлек бухгалтерлары тарафыннан контрактларның тулы яки өлешчә үтәлеше актив рәвештә алып барыла.
Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Хроник йогышлы булмаган авырулар-кешедән кешегә күчми торган, озак дәвамлы һәм, кагыйдә буларак, акрын үсә торган авырулар. Алар генетик, физиологик, экологик һәм үз-үзләрен тотыш факторларының берләштерелгән йогынтысы нәтиҗәсендә дәвам итә һәм үсә.