ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

11 апрель  көнне Юлбат авыл китапханәсендә, “Авыл яши” проекты кысаларында, “Гомрә – күңел үзгәртә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

10 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе «Минем һөнәрем - китапханәче» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Татарстан буенча Саба командалары волейбол ярышларыннан икеләтә жиңү белән кайтты!

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында  бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге ОКС

12-13 апрель көннәрендә Актанышта Н.И. Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышланган 2025 елгы авыл шахматчылары арасында XV шәхси команда беренчелеге узды. Тиз шахмат буенча кече төркемнәр арасында Саба районы командасы 2 урынны яулады. Рапид буенча ялгыз разрядта: Батталова Алина - 1 урын, Шавалиева Энҗе - 2 урын, Газизуллин Айдан - 2 урын, Степанова Адилә - 3 урын, Башаров Вилдан -3 урын. Блиц буенча: Степанова Адилә - 1 урын, Батталова Алинә - 2 урын, Низамиев Йосыф - 3 урын. Безнең мәктәп укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барыгызны да котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Мамадыш шәһәреннән «Яшьлек» командасы бронза медаль  белән кайтты!

Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, кадрлар начальнигы, эчке эшләр министрлыгы подполковнигы Сабиров Булат Мәхмүт улы Килдебәк урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12 апрель көнне Киров өлкәсенең Тужа шәһәрендә Космонавтика көне  һәм СССРның легендар очучы-космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Виктор Петрович Савиныхның 85 еллыгы уңаеннан «Армия ыргылышы» турниры узды.

Арташ авыл җирлегендә өмә булып узды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2025 елның 15 апреле 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

15 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International