12 апрель көнне Киров өлкәсенең Тужа шәһәрендә Космонавтика көне һәм СССРның легендар очучы-космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Виктор Петрович Савиныхның 85 еллыгы уңаеннан «Армия ыргылышы» турниры узды.

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

12 апрель көнне Киров өлкәсенең Тужа шәһәрендә Космонавтика көне  һәм СССРның легендар очучы-космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Виктор Петрович Савиныхның 85 еллыгы уңаеннан «Армия ыргылышы» турниры узды.

Районыбыз спортчылары төрле авырлыктагы герләрне максималь санда күтәреп  төрле уңышлы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Җинүчеләр һәм призерлар:

 Гер 4 кг:

1 урын - Галиева Нәргизә, нәтиҗә 200 тапкыр күтәрелеш!

Гер 20 кг:  

1 урын-"Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Миннемуллин Фарил, нәтиҗә — 210 күтәрелеш! 

Гер 12 кг:  

2 урын — Аһлиуллин Ранис, 173 тапкыр! 

Гер 16 кг:  

2 урын — Вакказов Әхәт, 201 тапкыр! 

1 урын — Галиәхмәтов Риназ, 281 тапкыр күтәрелеш! 

2 урын — "Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Вайисов Улугбәк, 311 тапкыр күтәрелеш! 

Гер 20 кг:  

1 урын - Хабибуллин Айзат - 288 тапкыр күтәрелеш! 

Катнашучылар Бөек космонавт Виктор Савиных үрнәгеннән илһамланып, чын җинүгә омтылүларын күрсәттеләр. Районыбызда гер спортын устерүдә узеннән зур өлеш керткән, көчле гер күтәрүчеләр тәрбияләгән, үзе дә ярышларда призлы урыннардан төшмәгән тренер Фарил Миңнемуллинга рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм барлык җиңучеләрне уңышлары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International