Бүген Олыяз "Чәчкә" балалар бакчасында тавыш көне билгеләп үтелде.
Районыбызда чисталык икеайлыгы дәвам итә. Агымдагы атна ахырына кадәр авыл (шәһәр) җирлекләренә, оешма-предприятиеләргә, учреждениеләргә, район һәм авыл халкына санитар чистарту өмәләрен үткәрергә, үз территорияләрен тәртипкә китерү эшен тәмамлаарга тәкъдим ителә. Йорт тирәләрен, үзебез эшли торган оешма биләмәләрен чисталыкта тотуга бердәм кушылыйк!
Лесхоз урта мәктәбенең 7-нче сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында "Форест" үсемлекләр питомнигында һәм “Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә» булдылар.
15 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кичке ял оештырылды.
2025 елның 14 апрелендә «САБА - АРЕНА» базасында «Татарстан Республикасы бадминтон өметләре - 2025» 2нче турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Теләче, Арча һәм Кукмара районнарыннан 70 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпионнар һәм призерлар булдылар: 2013 - 2014 ел, малайлар: 1 урын - Нуруллин Алим (Сабы) 2 урын - Кәримов Язнур (Саба) 3 урын - Шәймәрданов Азамат, Сафин Раяз (икесе дә Сабы) 2013 - 2014г.р., кызлар: 1 урын - Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче) 2 урын - Фазлияхметова Ралина (Сабы) 3 урын - Хәлимова Талия (Саба), Йосыпова Мәрьям (Теләче) 2015 ел, аннан кечерәкләр, малайлар: 1 урын - Сафин Зиннәтулла (Саба) 2 урын - Хуҗин Илдан (Саба) 3 урын - Идрисов Ислам (Саба), Вәлиуллин Булат (Теләче) 2015 ел, аннан кечерәкләр, кызлар: 1 урын - Әхтәмова Алия (Кукмара) 2 урын - Габделхәйева Мәрьям (Сабы) 3 урын - Гаптелвәлиева Айлина, Кәримуллина Сәйдә (икесе дә Теләче). Чемпионнарны, призерларны, тренерларны котлыйбыз һәм киләчәктә республика турында уңышлар телибез.
15 апрель көнне районда Татарстан Ветераннар җәмгыятенең семинары
булып узды. Бөтен республикадан семинарга килгән кунаклар Саба китапханәсендә булдылар. Китапханәнең өлкән буын вәкилләре белән алып барылган эшчәнлеге белән таныштылар. Китапханәбезгә даими йөрүче райондашларыбыз белән очраштылар, фикер алыштылар. Өлкәннәребезнең кул эшләреннән торган күргәзмәне кызыксынып карадылар. Гөлүсә Закированың "Энекәш " китабы белән таныштылар. Саба сәнгать мәктәбе укытучылары Гүзәл Газизова һәм Эльвира Галиева уздырган өйрәтү дәресендә булдылар. Тукай паркында райондашларыбыз яратып укый торган әсәрләрдән тере күргәзмә белән таныштылар.
15 апрельдә Шәмәрдән участок хастаханәсендә ветераннар җәмгыятенең төбәк бүлекчәсенең республика күчмә семинарында катнашучылар булды.
Саба район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Миләүшә Хәмит кызы Йосыпова Байлар Сабасы бистәсендәге гимназия укучылары арасында туберкулин диагностикасы үткәрү буенча күчмә чара үткәрде.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә бүлмәләр бүленә, юыну бүлмәләрнең идәннәренә плитка ябыштырыла, шулай ук әзер бүлмәләрдә штукатур эшләре башкарыла. Торак йорт верандасының түбәсе ябылды.
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлешен каркас корылды, түбәсен калай белән яптылар. Бина эченең зал ягында утлар куялар, штукатур эшләрен башкаралар.