«SabaBalahoner» муниципаль программасы Иләбәр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.
4 февраль көнне Эзмә урта мәктәбендә "Виртуаль һәм тере дөньяда балаларның иминлеге. Хәзерге яшүсмерне бәладән ничек сакларга?" ПДН инспекторы А. Р. Мансурова катнашында әти-әниләрнең гомуми җыелышы узды.
3 февраль көнне Шекше авылының мәдәният йортында Шекше авыл җирлеге халык җыены узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 3 февраль көнне, "Россиядә фәнни ачышлар көне" уңаеннан, балалар белән "Суның үзлекләре" дигән темага тәҗибәләр ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды. Кечкенә "галимнәр" һәрберсе үзенә зур ачыш ясады. Су ул - яшәү чыганагы, аны сак тотыйк!
Сатыш авыл җирлеге студентлары "Ел студенты-2025" премиясендә катнаштылар. "Иң яхшы спортчы" номинациясендә Аккүл - Бигәнәй авылыннан Минанхуҗина Алия, "Ел программисты" н Сатыш авылыннан Солтанов Ирек отты. Котлыйбыз!
2026 елның 29 гыйнварында «Бранко Рус» ҖЧҖ коллективының еллык отчет җыелышы булды. «Бранко Рус» ҖЧҖ компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясе – кошчылык базарында 15 елдан артык эшли. Бүгенге көндә ул-инкубаторда йомыркадан тәүлеклек күркә балаларын чыгару өлкәсендә уникаль тәҗрибәсе һәм үз технологияләре булган алдынгы, югары технологияле предприятие.
«Бранко Рус» ҖЧҖ компаниясе 2019 елда Татарстан Республикасында күркәләр өчен инкубатор төзи башлады, 2023 елда инкубатор уңышлы эшләтеп җибәрелде һәм Россельхознадзор сертификацияләнде. Безнең хезмәткәрләрнең күбесе предприятиегә нигез салынганнан бирле эшли, кошчылык һәм тәүлеклек күркә балалары үрчетү өлкәсендә кыйммәтле тәҗрибәгә ия.
«Бранко Рус» ҖЧҖ компаниясе җитештерүе сыйфатлы сәнәгать җиһазлары куллану нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә автоматлаштыруга ия. 2025 елда башкарылган заказлар күләме 350 миллионга җитте, бу 2024 ел белән чагыштырганда ике мәртәбә артуны күрсәтә. Коллективта 20 кеше эшли.
Еллык җыелышта район җитәкчелегеннән Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге җитәкчесе И.И. Котдусов һәм Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев катнаштылар.
31 гыйнвар-01 февраль көннәрендә Дзержинск шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) ике тапкыр олимпия чемпионы Николай Круглов Кубогына биатлон буенча яшүсмерләр арасында төбәкара ярышлар узды.