Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» конкурсының мәктәп этабы узды. Ата-аналар һәм балалар бергәләп зирәклек, тапкырлык һәм бердәмлек сыйфатларын күрсәттеләр. Конкурс барлык катнашучыларга якты хисләр бүләк итте, укучылар һәм аларның ата-аналары арасында үзара аңлашуны ныгытты, шулай ук дуслык һәм ярдәмнең мөһимлеген искәртте. Бәйгенең җиңүчеләре булып 6 А сыйныфы танылды! Балаларны һәм аларның ата-аналарын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да актив катнашулары, креатив якын килүләре, дустанә атмосфералары һәм уңай кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу конкурс безнең сыйныфларда дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга тагын бер адым булсын! Яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез!
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартылып тора.
Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе искә төшергәнчә, 2026 елның 1 гыйнварыннан барлык хисаплар бары тик бердәм расланган форма буенча электрон форматта кабул ителәчәк. Коммерциячел булмаган оешмаларга 2025 ел өчен хисапларны 2026 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Өстәмә мәгълүмат алу өчен сылтама буенча күчегез https://nco.minjust.gov.ru/ru/faq
Татарстан Республикасы Республика маркетинг үзәге администраторы булган «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» акционерлык җәмгыяте (алга таба – «ТРДЗА» АҖ) 2026 елның 5 февралендә «ТРДЗА» АҖ генераль директоры Яков Вениаминович Геллер катнашында атна саен эш вебинарлары уздыру турында хәбәр итә. 10:00 сәгатьтә «РМҮдә бизнеска ярдәм порталы һәм РМҮ инструментлары белән Татарстан Республикасыннан читтә заказлар эзләү» темасына вебинар башлана.
2 февральдә Ике басу Арташ авылында яшәүче Арташ Сәхәбиева Гайма Рәҗәп кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Р. И., Саба муниципаль районында ТР МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л. Н., «Нырты» АХП ҖЧҖ баш икътисадчысы Вәлиева И.С.
Бу истәлекле көндә сезгә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм якыннарыгызның игътибарын телисем килә. Һәр көн шатлык һәм бәхет китерсен, янәшәдә ярдәм итәргә һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алырга әзер булган яратучан кешеләр булсын. Өегездә һәрвакыт тынычлык, җыйнаклык һәм гармония хөкем сөрсен.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм ваклап сату өлкәсендә законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Шакирҗанова М. М. кибете сатучылары өчен семинар үткәрделәр.
1 февральдә «Саба-Арена» спорт комплексында өстәл теннисы буенча чираттагы традицион «якшәмбе лигасы» узды.Катнашучылар 2 Дивизионга бүленгән иде.1 нче лигада 8 команда катнашты.«Кукмара» дуэты Булат Каюмов һәм Айзат Корбанов пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.Икенче урында "Шәмәрдән" дуэты Галина Гороховатченко һәм Динә Батыршина. Турнирның җиңүчесе Илсаф Латыйпов-Әлфис Вәлиуллин «Сәидә»дуэты булды. Икенче лигада 14 дуэт игълан ителгән иде. Өченче урында- "Имеральд " дуэты Даниил Әхмәтшин-Алим Тимергалиев. Пьедесталның икенче баскычында «Трейд-Металл» дуэты Элина Шәйдуллинның-Наилә Сәфәрова күтәрелде. 2 нче лига турнирының җиңүчесе булып «гасыр» дуэты Ранель Петров-Самир Галимов танылды. Җиңүчеләр татлы призлар белән бүләкләнделәр.
2 нче февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Мичән" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Шәймәрданов Рамиль Рафик улы һәм баш белгечләр 2025 нче елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, юбилиярларны котладылар, 2026 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты. Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре алдынгыларны матур җыр һәм шигырь юллары белән котладылар.
2026 нче елның 31 нчы гыйнварында Арташ авыл җирлегендә 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Участок вәкаләтчесе Сахабиев Алмаз Альбертович чыгышы. Иске Икшермә янгын сүндерү бүлеге башлыгы Салахиев Фанис Фаизович чыгышы. Урманчылык инспекторы Гильметдинов Айрат Саетович чыгышы. Арташ авыл җирлегендәге бюджет оешмалары җитәкчеләренең 2025 елда үз оешмаларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгышлары. Арташ авыл җирлеге башлыгының 2025 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты.Узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. йомгаклау сүзе.