18 март көнне «Оста» балалар – иҗат үзәге базасында укучылар арасында «Столярное дело» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды. Яшь талантларны ачыклау һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бу вакыйга агач белән эшләү сәнгате белән мавыгучы укучыларны җыйды. Чемпионат ике яшь категориясендә узды, бу һәр катнашучыга үзенең әзерлек дәрәҗәсенә туры килә торган күнекмәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Югары Симет урта мэктэбенен 7 сыйныф укучы Гатауллин Азамат 1 дәрәҗә һәм 9 сыйныф укучысы Хасанов Илсам 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Укучыларыбызны һәм укытучылары Имамиев Илмир Илфат улын чын күңелдән тәбрик итәбез, алга таба да уңышлар теләп калабыз.