Бүген «Саба-Арена спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм XXIV Ачык шәхси-команда республика ярышлары ачылу тантанасы булды. Ярышларга Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Россия Президенты киңәшчесе, физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы Совет әгъзасы Игорь Евгеньевич Левитин һәм Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов старт бирде. Татарстан Республикасы Рәисе ярышларда катнашучыларны сәламләде. Быел турнирда алты ил катнаша: Россия, Белоруссия, Кытай, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан. Россиянең 14 төбәгеннән, Татарстанның 40 районыннан һәм шәһәреннән барлыгы 262 иң көчле спортчы катнаша. "Федераль коллегаларыбызга аерым рәхмәт. Без спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерәбез. Барлык катнашучыларга да көчле җиңүләр, лаеклы һәм гадел көрәш телибез", - диде республика Рәисе. Спортчы (Лин-дисциплина өстәл теннисы) Алсу Нигъмәтҗановага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең спорт мастеры таныклыгын тапшырды. Игорь Левитин билгеләп үткәнчә, Саба районында өстәл теннисы буенча ярышлар традициягә әйләнде һәм менә 24 ел инде бирегә төрле илләрдән иң яхшы спортчыларны җыялар. Ул чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде