Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме

2026 елның 21 марты, шимбә

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән.
Бу бәйрәм көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.

21 март көнне Иләбәр балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме булып үтте. Нәүрүзбикә белән Кыш әби көч сынаштылар. Бәйрәм яз турындагы шигырьләр, матур җырлар, күмәк җырлы уеннар белән үрелеп барды. Яз кызы -Нәурүзбикәне матур җырлар җырлап каршы алдык. Ә Кыш әбине киләсе елга тагын килерсең дип озаттык. Бәйрәм ахырында балалар тәмле коймактан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International