Шәмәрдән авылында җирле әһәмияттәге юлларда чокырларны ремонтлау төгәлләнгән.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Йорт тирәли капка коймалар корылды, баскыч төбе ясалды, газ кертү буенча эчке эшләр дәвам итә.
1 май – Яз һәм хезмәт көне. Олы Кибәче «Күбәләк» балалар бакчасына йөрүче балалар «Агач утырт» акциясендә катнаштылар.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бюджет учреждениесендә эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Ил батырларны онытмый»дигән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында алар Саба районында яшәгән Советлар Союзы геройлары турында белделәр. Китапханәче якташларыбызның батырлыгы турында сөйләде, шулай ук катнашучылар халыкның тормышы, сугыш вакытында аларга килеп туган авырлыклар турында да белделәр.
Сатыш авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һаләк булган ветераннар хөрмәтенә ясалган һәйкәлгә ремонт ясалды. Бюджет систмасында эшләүчеләргә һәм спонсор "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Р.Р. Шаймардановка рәхмәт белдерәбез.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Сатыш авылында туган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы Габдрахманов Фәнил Исхак улы, авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәһим улы һәм авылыбыз рәссамы Әбүбакиров Рамил Исхак улы белән түгәрәк өстәл янында очрашу булды.
Түбән Утар авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.
26 апрель көнне Мамалай авыл клубында, Казанчы Бигенәй авыл китапханәсенең мөдире белән берлектә, «Тукай эзләре буйлап “ шигърият сәгате үткәрелде.
1 майда Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, иске татар йоласын дәвам итәргә карар кылалар. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.