Җиңү бәйрәме алдыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Җиңү тамгасы» дигән мастер-класс үткәрделәр. Бу тамга - рус сугышчысының сугыш кырларындагы батырлыгын күрсәтүче күп гасырлык символ. Шуның белән без ветераннарга хөрмәтебезне, сугыш кырында һәлак булганнарны искә алуыбызны һәм фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге чара безгә хезмәт культурасын формалаштырырга ярдәм итәчәк пөхтә булырга, материалны сакчыл һәм экономияле куллана белергә, сәнгатькә кызыксыну уятырга, мөстәкыйльлек, сабырлык һәм тырышлык тәрбияләргә өйрәтергә. Бу тамганың нигезендә Георгий тасмасы кулланылды. Ул бит Җиңү көне бәйрәме символы, Бөек Ватан сугышында җиңгән кешеләргә хөрмәт, һәлак булганнарны хөрмәт итү символы.
ТАТАРСТАН ЮНИОРЛАР АРАСЫНДА РОССИЯ БЕРЕНЧЕЛЕГЕН ОТТЫ
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә
2025 елның 7 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән һавада һәм туфракта туңулар көтелә 0..-2°.
Тимершык авыл җирлегендә Кызыл -Мишә авылының Пионер урамы буенча региональ әһәмияттәге каты өслекле юл төзелә. Эшне "Татавтодор" ҖЧҖ башкара.
Бөтен ил буйлап меңләгән һәйкәлләр, обелисклар, тугандаш каберләр безгә сугыш турында искә төшерә. Үткәннәр турындагы хәтер-ул безнең хәзерге эшләребез. Бу үткәнгә гомуми ихтирамның ачык мисалы.
Тимершык авыл җирлегендә зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, зират территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
Тимершык авыл җирлеге территориясен яшелләндерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барылды. Бу чара алга таба да дәвам итәчәк.
Шәмәрдән зонасына кергэн хезмәт коллективлары арасында, хатын-кызларның волейбол буенча зона ярышлары төгәлләнде.
Шәмәрдән авылында юл билгеләре ясау эшләре төгәлләнде.