ТАТАРСТАН ЮНИОРЛАР АРАСЫНДА РОССИЯ БЕРЕНЧЕЛЕГЕН ОТТЫ

2025 елның 6 мае, сишәмбе

 

ТАТАРСТАН ЮНИОРЛАР АРАСЫНДА РОССИЯ БЕРЕНЧЕЛЕГЕН ОТТЫ

Адыгеядә 22 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында стендка ату буенча Россия беренчелеге һәм Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

«Сабантуй «урта мәктәбенең спортчысы Галимова Ралина командадашлары Корсакова Вероника һәм Лекомцева Дарья белән берлектә  алтын матчта Липецк өлкәсен 6-2 исәбе белән җиңеп, 1 урынны яулады.

Ануфриев Арсений Данил Сабиров һәм Камил Хәйруллин белән бер командада, финалда Татарстанның башка командасына 6-0 исәбе белән оттырып, 2 нче урынны алды. Спортчыларны һәм аларның тренеры Ю. В. Алексеевны котлыйбыз!

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International