Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, Беренчеләр хәрәкәтенең Җирле бүлекчәсе һәм Саба гимназиясенең беренчел бүлекчәләре лидерлары, остазлары белән берлектә, махсус хәрби операциядә һәлак булган герой- якташларыбыз каберләренә “Георгий тасмалары” беркеттеләр.
Миллионлаган кешеләр өчен Георгий тасмасы хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы булып тора.
Илебез сакчыларын без хәтерлибез һәм алар белән горурланабыз!
Олы Арташ авылы клубы «Җиңү тәрәзәләре»Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.
» Җиңү тәрәзәләре " - Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан үткәрелә торган традицион акция. Бөтен ил буйлап кешеләр Ватан Геройларын искә алу һәм бер үк вакытта өйдәге кебек үзенчәлекле атмосфера булдыру өчен 9 майга тәрәзәләрне бизиләр .Шулай ук безнең мәктәп бинасында һәр тәрәзә җылылык һәм тарихка хөрмәт белән тулы. Без ул вакыйгаларның мөһимлеген һәм әһәмиятен җиткерергә омтылабыз, һәм нәкъ менә шундый акцияләр безгә азатлыгыбызны саклап калучылар турында истәлекне саклап калу омтылышында берләшергә ярдәм итә.
Котыру авыруы - аеруча куркыныч вируслы авыру, ул йоктырганда 100% очракта үлемгә китерә.
"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командасы Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.
Җиңү көненә багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. «Георгий тасмасы " - Җиңү, батырлык, куркусызлык һәм фидакарьлек символы. Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбыз өлешенә төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызгылт сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлыклар. Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хәрәкәттә катнашучылар белән берлектә беренчеләрдән булып әлеге традициядән читтә калмадылар. Байлар Сабасы Георгий тасмалары, һәм Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка чакырдылар. #Георгий тасмасы #80 еллык җиңүләр #ГодЗащитникаОтечества #патриотик тәрбия
2025 елның 26 апрелендә “"ОНИКС" Сәләтле балалар өчен белем бирү үзәге”ндә Татарстан Республикасы Саба муниципаль район башлыгы Р.Н.Минниханов призына математика фәненнән олимпиада булып узды.
Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар авылыбыз чишмәләренә экскурсиягә бардылар.
Без Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек.
9 май - ил тарихында иң әһәмиятле көн. 2025 елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу мөһим вакыйга һәм сугыш геройлары турындагы хәтер илебезнең һәр кешесе йөрәгендә саклана. Клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында, хәрби һәм гражданлык авиациясендә хезмәт иткән Вәлиев Рафаэль Халик улы легендар совет очучысы Михаил Девятаев язмышы турында сөйләде. Аның фашистлар әсирлегеннән батырларча качуы кино кебек: гомерен куркыныч астына куеп, ул үзенә һәм әсирлектәге тугыз иптәшенә азатлык бирүче, шулай ук «Яшерен» грифы астында документларны совет хөкүмәтенә тапшыручы. Утырышта катнашучылар аның тормышындагы күп кенә кызыклы һәм мөһим вакыйгалар турында ишеттеләр, фикерләре белән уртаклаштылар.
Югары Шытсуның "Умырзая" агитбригадасы 1 май яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте терлекчеләре каршысында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.