Яшә чишмә, яшә!

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар   авылыбыз чишмәләренә экскурсиягә бардылар. Балалар табигать объекты турындагы белемнәрен тулыландырдылар, чишмә суының кайдан чыгуын  һәм аның ни өчен файдалы булуын белделәр. Экскурсия барышында балалар кызыксынып чишмәне карадылар һәм аның чылтыравын тыңладылар. Балалар суның чиста һәм салкын булуын билгеләделәр.

    Балалар тәрбияче белән бергә чишмә территориясен чистарттылар. Иске яфракларны һәм ботакларны җыештырдылар . Чишмә тирәсендәге тирәлек күпкә чистарак булып калды. Мондый җыештыруда катнашу табигатькә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International