Татарстан Республикасы Саба муниципаль район башлыгы Минниханов Р.Н. призына математика фәненнән олимпиада

2025 елның 6 мае, сишәмбе

2025 елның 26 апрелендә “"ОНИКС" Сәләтле балалар өчен белем бирү үзәге”ндә Татарстан Республикасы Саба муниципаль район башлыгы Р.Н.Минниханов призына математика фәненнән олимпиада булып узды. Әлеге олимпиада икенче ел рәттән Идел буе федераль округының Фәнни-мәгариф математика үзәге педагоглары белән берлектә үткәрелде. Һәм быел республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 343 математика фәнен яратучы укучыны үзенә җыйды. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Иннополис, Алабуга, Әлмәт, Мамадыш шәһәре, Теләче, Биектау, Балтач, Питрәч, Тукай, Сарман, Арча, Биектау, Лаеш, Бөгелмә, Саба районнарыннан катнашучылар да бар иде. Олимпиадага нәтиҗә көнендә үк ясалды, призлы урын алучы укучылар диплом һәм акчалата бүләккә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International