Шәмәрдән зонасына кергэн хезмәт коллективлары арасында, хатын-кызларның волейбол буенча зона ярышлары төгәлләнде. 2025 нче елгы Саба районы чемпионатының хатын-кызлар командалары арасында соңгы айда, волейбол буенча көчле көрәш уеннары барды. Волейбол мәйданына һәр команда зур әзерлек белән чыкса да, көчсезрәк командалар уеннардан әкренләп тошеп калып бардылар. 5 нче май көнне, Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залына иң көчле командалар, беренчелек өчен көрәшергә җыелды. Һәр бәйгенең, уенның җиңүчесе була.Призлы урыннарга иң көчле командалар чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. 3 нче урында Югары Утар балалар йорты коллективы, 2 нче урында Шәмәрдән "Усеш" лицее командасы һәм 1 нче урында "Яшьлек" яшьләр үзәге командасы. Җиңүче командаларны котлыйбыз һәм уеннарда катнашкан барлык командаларга рәхмәт белдерәбез! Алдагы елдагы уеннарда очрашканга кадәр!