1 майда Сүлә авыл клубы хезмәткәрләре иске татар йоласын дәвам итәргә карар кылалар. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.
Курсабаш авыл җирлегендә өмә барышында җирлектә урнашкан оешма һәм учреждения тирәләре җыештырылды.
Югары Утар авылы зиратында чистарту буенча өмә үткәрелде, чүп җыештырылды, корыган агачлар киселде.
ФАП фельдшерлары гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен медицина профилактикасы буенча чаралар үткәрделәр
Югары Шытсу мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган ансамбльләр концерты булып узды. Бакча яшеннән башлап өлкәннәргә кадәр әлеге чарада актив катнаштылар. Ансамбльләрнең ирешкән уңышлары бик күп, алга таба да аларга җиңүләр телибез!
ООО "Сабино" теплицалар комплексында агымдагы елның беренче җиләк уңышы җыеп алынды. Ел дәвамында 40 тонна җиләк җитештерү планлаштырыла.
Югары Шытсу авыл зираты йорты калай белән тышланып төзекләндерелде. Әлеге эштә авыл халкы зур булышлык күрсәтте.
2нче май көнне Саба урта мәктәбе базасында Саба муниципаль районы һәм Сочи "Орион мәгариф үзәге" командалары арасында региональ футбол турниры булып үтте.
Түбән Шытсу төп мәктәбе территориясендә җиләк-җимеш агачлары утырту эше башкарылды. Мәктәп укучылары, укытучылар актив катнаштылар.
2 май көнне Елыш авыл зиратында өмә үткәрелде. Авыл халкы зиратны җыештыруда актив катнашты.