Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Сатыш авылында туган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы Габдрахманов Фәнил Исхак улы, авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәһим улы һәм авылыбыз рәссамы Әбүбакиров Рамил Исхак улы белән түгәрәк өстәл янында очрашу булды. Очрашу барышында Сатыш авылының тарихы,тарихи истәлекле урыннары, авылның борынгы һәйкәлләре турында фикер алышынды. Габдрахманов Ф.И үзенең һәм Сатыш авылы рәссамы Әбүбакиров Р.И ның әнисе Зөһрә апа хатирәләренә нигезләнеп, Әбүбакиров Р.И тарафыннан иҗат ителгән халкыбызда гомер буе сакланып килгән "Янкала", "Янкала каланчасы", "Янкала тубәсе, "Янкала басуы" дигән атамалары белән билгеле булган Йомгалак урманының Урта Саба авылына карап торган урындагы күренешне чагылдырган картинаны, улы Габдрахманов Булат эшләгән “Туган авылымның борынгы һәйкәлләре” альбомын, Сатыш авылы барлыкка килү тарихын чагылдырган документлардан торган плакатларын музейга бүләк итеп тапшырды.