Шәмәрдән авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре башланды.
Мичәнбаш авылында юллар салу эшләре дәвам итә.
7 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен Иван Купала көненә багышланган «Водные забавы» дигән кичке уеннары оештырды.
8 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында җылылык һәм уңайлык атмосферасы хөкем сөрде, чөнки биредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Семья в объективе» фотоконкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү узды.
Яңа Мичән авылы мәчетен авыл халкы көче белән төзекләндерү эшләре башланып китте. Аны башлап йөрүчеләр Мухаметшин Азат, Салимов Рушан. Аларга булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушыла. Егетләребез иске коймаларны сүтеп тимнр торбалар утырттылар, тимер штакетник койма тота башладылар. Аларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез, авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.
Бүген Татарстанның кече торак пунктларында цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проект кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында мобиль элемтәнең 70 база станциясен эшләтеп җибәрделәр.
9 июльдә видеоэлемтә аша Юлбат авылында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа кысаларында урнаштырылган мобиль элемтә база станциясе эшләтеп җибәрелде. Аны ачуда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., Юлбат авыл җирлеге Башлыгы Шәмсиев Т. Р. һәм авыл халкы катнашты.
Эзмә урта мәктәбенең тырыш укучылары яшелчәләр, җиләк-җимешләр, белем йортының әйләнә-тирәсе ямьле булып торсын өчен матур чәчәкләр үстерәләр.
8 июль көнне Лесхоз интернат-йортында 1 нче яртыеллык өчен Күзәтчелек советы утырышы үткәрелде. Учреждение эше белән таныштык. 2025 елның 3 кварталына планнар һәм бурычлар белән уртаклаштылар.
Федераль программа нигезендә Елыш авылы аша узучы региональ юлны яктырту буенча эшләр төгәлләнеп килә. Гомуми озынлыгы 2.1 км.булган юл яктыртылачак. Эшне ООО "Спектр" оешмасы башкара. Яхшы яктыртылган юл, автомобиль йөртүчегә шулай ук җәяүлеләр өчен төнге сәгатьләрдә зур уңайлыклар тудыра.