Шәмәрдән авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре башланды. Авылыбызның яңа төзелгән урамнарында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелә. Хәзерге вакытта Ягодная, Залесная һәм Луговая урамнары буенча эшләр бара. Эшне "Саба районының Шәмәрдән ТКХ МПП" АҖ башкара.