Мобиль элемтәнең 70 база станциясен тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

    Бүген Татарстанның кече торак пунктларында цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проект кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында мобиль элемтәнең 70 база станциясен эшләтеп җибәрделәр.

    Әлеге программа ярдәмендә безнең районда Олы Ныртыда һәм Юлбат авыл җирлекләрендә LTE стандарты буенча мобиль Интернет база станцияләре эшли башлады.

    Бу безнең районның цифрлы инфраструктурасын үстерүдә мөһим адым, ул ерак торак пунктларда яшәүчеләргә заманча цифрлы сервислардан һәм хезмәтләрдән сыйфатлы файдалану мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International