Мәктәп яны участокларында укучыларның җәйге практикасын оештыру укучыларга хезмәт һәм һөнәри юнәлештә тәрбия бирүдә зур роль уйный. Кечкенәдән үк укучыларда үсемлекләр турында җирдә тереклекнең төп чыганагы буларак күзаллау формалаша һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә; укучылар өчен биология дәресләрендә алган теоретик белемнәрне гамәлдә куллану мөмкинлеге дә тудырыла.
Эзмә урта мәктәбенең тырыш укучылары да бу эштән читтә калмый. Алар яшелчәләр, җиләк-җимешләр, белем йортының әйләнә-тирәсе ямьле булып торсын өчен матур чәчәкләр үстерәләр. Мәктәбебезнең зур бакчасында яшелчәләр, төрле җиләк-җимеш куаклары үстерелә. Ел да укучылар һәм укытучылар көче белән бакча җиләге үстереп, мул уңыш алабыз. Хәзерге вакытта кара һәм кызыл карлыган уңышын җыю дәвам итә.