Соңгы елларда Татарстанда тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләренең саны артуы күзәтелә. Агымдагы елның февралендә үк юл-транспорт һәлакәтләре саны 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тапкырга арткан (2/1).
Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты: Саба районының «Яшьлек» командасы - көмеш призерлар!
1 апрель — иң җитди кешеләрнең дә елмаерга рөхсәт итә торган, ә дөньяның бер мизгелгә җиңелрәк һәм күңеллерәк була торган көне. Бу көндә «Көлү — иң яхшы дару» дигән гыйбарә аеруча урынлы яңгырый, чөнки Көлү көне — юморның дәвалау көчен искә төшерү өчен менә дигән сәбәп.
"ОНИКС" мәгариф үзәгендә театр бәйрәме!
«ОНИКС» мәгариф үзәгендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге
2026 елның 29 мартында «Саба-Арена" спорт мәктәбе базасында «ТР Бадминтон өметләре - 2026"ның 2 турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 70 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды:
2014 - 2015 елгы, малайлар:
1 урын-Шаһиев Айзат (Саба)
2 урын-Закиров Самир (Саба)
3 урын - Шәймәрданов Азамат, Сафин Раяз (икесе дә Саба)
2014 - 2015 елгы, кызлар:
1 урын-Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче)
2 урын-Әхтәмова Алия (Кукмара)
3 урын - Гаптелвәлиева Айлина (Саба), Киляева Сафина (Кукмара).
2016 елда туган һәм кечерәк, малайлар:
1 урын-Вәлиуллин Булат (Теләче)
2 урын-Мөхәммәтшин Ислам (Саба)
3 урын - Мөбәрәков Илдан (Саба), Гайфиев Булат (Кукмара)
2016 елда туган һәм кечерәк, кызлар:
1 урын-Хаҗиева Әмилә (Кукмара)
2 урын-Җәләлиева Дилә (Теләче)
3 урын - Әхтәмова Гүзәл, Закирова Ләйлә (икесе дә Кукмара).
Чемпионнарны, призерларны, тренерларны, ата - аналарны котлыйбыз һәм 2026 елның 11-12 апрелендә Казанда узачак республика турында, киләчәктә дә уңышлар телибез.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 9 апрелендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
МБГБУ «Эзмә урта мәктәбе» укучылары язгы каникулларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрәләр. Көн саен фәннәр буенча өстәмә дәресләр белән бер рәттән төрле чаралар үткәрелә. Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында 9Б сыйныфы укучылары «САБАГРО» җәмгыятенә экскурсиягә бардылар.
Балалар сәламәтлеге — Россия дәүләт сәясәтенең өстенлеге. Тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларны иртә ачыклау өчен пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә.