2026 елның 30 мартыннан 5 апреленә кадәр «Ана һәм бала сәламәтлеге атнасы» уза (5 апрельдә неонатологлар көненә багышланган).
Балалар сәламәтлеге — Россия дәүләт сәясәтенең өстенлеге. Тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларны иртә ачыклау өчен пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә. Ана сөте белән имезүгә ярдәм итү мөһим роль уйный, ул ана һәм бала өчен авыруларны идеаль профилактикалау чарасы булып тора.
Баланың сәламәтлеге турыдан-туры ананың йөклелеккә кадәрге, йөклелек вакытындагы һәм аннан соңгы халәтенә бәйле. Хроник авырулары, зарарлы гадәтләре һәм дөрес тукланмавы булган хатын-кызларда куркынычлар арта. Шуңа күрә йөклелекне контрольдә тоту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм табиб киңәшләрен үтәү мөһим.
Хатын-кыз сәламәтлеген саклауның 4 адымы:
- диспансеризацияне даими үтү;
- сәламәт яшәү рәвеше алып бару;
- рациональ туклану;
- стресслардан качарга.
- Исегездә тотыгыз: сәламәт ата-аналар — сәламәт бала!