«ТР Бадминтон өметләре - 2026"ның 2 туры

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

   2026 елның 29 мартында «Саба-Арена" спорт мәктәбе базасында «ТР Бадминтон өметләре - 2026"ның 2 турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 70 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды:
2014 - 2015 елгы, малайлар:
1 урын-Шаһиев Айзат (Саба)
2 урын-Закиров Самир (Саба)
3 урын - Шәймәрданов Азамат, Сафин Раяз (икесе дә Саба)
2014 - 2015 елгы, кызлар:
1 урын-Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче)
2 урын-Әхтәмова Алия (Кукмара)
3 урын - Гаптелвәлиева Айлина (Саба), Киляева Сафина (Кукмара).
2016 елда туган һәм кечерәк, малайлар:
1 урын-Вәлиуллин Булат (Теләче)
2 урын-Мөхәммәтшин Ислам (Саба) 
3 урын - Мөбәрәков Илдан (Саба), Гайфиев Булат (Кукмара)
2016 елда туган һәм кечерәк, кызлар:
1 урын-Хаҗиева Әмилә (Кукмара)
2 урын-Җәләлиева Дилә (Теләче)
3 урын - Әхтәмова Гүзәл, Закирова Ләйлә (икесе дә Кукмара).
 Чемпионнарны, призерларны, тренерларны, ата - аналарны котлыйбыз һәм 2026 елның 11-12 апрелендә Казанда узачак республика турында, киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International