«ОНИКС» мәгариф үзәгендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

«ОНИКС» мәгариф үзәге укучылары интеллектуаль иҗат, тикшеренүләр һәм проект эшчәнлеге белән актив шөгыльләнәләр. Мартның соңгы атнасында гына укучылар берничә фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар яуладылар. 4 нче сыйныф укучылары Теләче районындагы «Академик Т.К. Сираҗетдинов укулары» IV ачык фәнни-гамәли конференциясендә физика һәм инженерлык фәннәре нигезләре буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. 7 нче сыйныф укучылары «Бөек Җиңү сүзе» республика фәнни-гамәли конференциясендә «Бөек Ватан сугышында катнашучы көндәлеге» һәм «Без төрле, без тигез» дигән тикшеренү эшләре белән катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар. «ALGAРИТМ» республика фәнни-гамәли конференциясенең халыкара этабында физик-математик сыйныф укучылары үзләренең инновацион эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр һәм призлы урыннар яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International